news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаос Президенты – Путинга: Казанда БРИКС саммитыннан соң Россиянең дөньядагы роле артачак

Лаос Халык-Демократик Республикасы Президенты Тхонглун Сисулит РФ Президенты Владимир Путинны Казандагы БРИКС саммитын уңышлы уздыру белән котлады, моннан соң Россиянең дөньядагы роле үсәчәген белдерде.

«Сезне XVI БРИКС саммитын уңышлы уздыруыгыз белән котлыйсым килә һәм бу чарадан соң халыкара аренада Россиянең роле үсәр дип уйлыйм», – дигән ул Казандагы саммит кырларында лидерлар очрашуы вакытында. Аның сүзләрен Кремльнең матбугат хезмәте яза.

Путин, үз чиратында, Сисулитка БРИКС саммитында катнашуы өчен рәхмәтен белдерә һәм аны 2025 елда Мәскәүдәге Җиңү парадында күрергә шат булачагын әйтә.

«Май аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда катнашу өчен Мәскәүгә килгән вакытыгызда очрашуыбызны җылылык белән искә алам. Сезне киләсе елда Мәскәүдә Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдә күрергә шат булачакбыз», - диде Россия башлыгы.

Путин Россия белән Лаос Халык-Демократик Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең стратегик партнерлык дәрәҗәсенә җитүен ассызыклый. Ул 2025 елда илләр юбилейны – дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 65 ел тулуны билгеләп үтәчәген әйтте.

«Товар әйләнешенең абсолют зурлыклары әлегә зур түгел, әмма шулай да тенденция бик яхшы, берничә тапкырга арта», - ди Россия Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100