Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаос делегациясе «Татарстанда җитештерелгән» казанышлар күргәзмәсен карады
Бүген Лаос делегациясе Казанның Уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады. Делегацияне Лаос Премьер-министры Сонексай Сипхандон җитәкләде. Кунаклар өчен экскурсияне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров үткәрде.
Кунаклар истәлеккә фотога төште. Лаос Премьер-министры теләкләр китабына теләкләрен язды.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Күргәзмә экспозициясендә Татарстанның 90нан артык компаниясе һәм оешмасы катнаша. Кунаклар өчен эчтә һәм тышта гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган күргәзмә зоналары оештырылган.
Урам экспозициясендә 30 төрле техника үрнәге тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында «Ансат-М» вертолеты, «КАМАЗ», «СОЛЛЕРС» автомобильләре линейкасы, «АТОМ» электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы машиналары, мобиль медицина комплекслары һәм Татарстан җитештерүчеләренең башка техникасы бар.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Казанда 17 июньнән 19 июньгә кадәр Казанда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз