Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лантратова мәктәпләрдә гаилә тормышы дәресләрен кертергә тәкъдим итте
Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова мәктәпләрдә гаилә тормышы дәресләрен кертү, шулай ук яшьләр өчен гаилә клублары булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, мондый чаралар аерылышулар санын киметергә мөмкин, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Бу хакта омбудсмен «Россия. Йөрәкләрне берләштереп» III Бөтенроссия туй фестивалендә әйтте.
Омбудсмен сөйләгәнчә, мәктәп укучылары белән очрашулар вакытында күп кенә яшүсмерләр гаилә корырга теләүләрен, әмма гаилә тормышына, балаларны тәрбияләүгә һәм әти-әни булырга ничек әзерләнергә белмәүләрен таный. Аның фикеренчә, нәкъ менә шуңа күрә укучыларга гаилә кору турында сөйләү мөһим.
Лантратова ассызыклаганча, балаларга гаилә — бәхетле мизгелләр генә түгел, бәлки сабырлык, бер-береңне ишетү һәм үзара аңлашу таләп итә торган көндәлек уртак тормыш та икәнен аңлатырга кирәк.
Моннан тыш, ул яшьләр өчен гаилә клубларын үстерергә тәкъдим итте. Омбудсмен сүзләренчә, мондый практика кайбер төбәкләрдә бар инде, анда яшьләр гаилә тормышы мәсьәләләре буенча остазлар һәм экспертлар белән аралаша ала. Аның фикеренчә, мондый мәйданчыклар яшьләргә гаилә корырга әзерләнергә мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз