news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лангепас татарларының «Якташлар» оешмасы 35 еллыгын бәйрәм итте

Лангепас татарларының «Якташлар» оешмасы 35 еллыгын бәйрәм итте
Фото: https://vk.com/tatarlar_surgut

Ханты-Манси Югра төбәге Лангепас шәһәрендәге «Якташлар» оешмасы 35 еллыгын бәйрәм итә. Бу турыда Сургут татар автономиясе социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.

«35 ел элек Татарстаннан ерак Себер шәһәрчегенә килгән нефтьчеләр һәм төзүчеләр, үз үзенчәлекләрен, тарихи ватаннарын саклап калырга теләк белдергән фикердәшләрен һәм якташларын җыюны максат итеп куя. Шулай итеп, Лангепас шәһәрендә «Якташлар»оешмасы барлыкка килә», диелә бу хәбәрдә.

13 апрельдә Лангепас шәһәрендә «Якташлар» оешмасының 35 еллык юбилей датасын «Дуслык җыры» фестивале белән билгеләп үттеләр. Бәйрәмне котларга Покачи, Нефтеюганск, һ. б төбәктәге татар оешмалары активлары килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100