news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ландыш Габдрахманованың шигырьләр китабы чыкты

Яшь шагыйрә шул уңайдан укучылары белән очраша.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татарстан китап нәшриятында Ландыш Габдрахманованың "Яшим - димәк, яратам!" дигән китабы басылып чыкты. Шул уңайдан, 18 май көнне автор - яшь шагыйрә Ландыш Габдрахманова белән очрашу була, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты баш редакторы урынбасары Венера Аббязова.

«Авторның шигырьләрен тыңларга, аңа үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булачак, - ди Венера. - Очрашуда китапның редакторы шагыйрь Газинур Морат, язучы Ркаил Зәйдулла, нәшрият хезмәткәрләре дә катнаша. Очрашу автограф-сессия белән тәмамланыр, дип көтелә».

Шагыйрә белән очрашу Бауман урамы, 29 йортта, “Нур-маркет”та урнашкан китап кибетендә узачак. Чара 18 май көнне 16.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100