news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ландыш Нигъмәтҗанова: «ШАЯН ТВ» баланы төрле яклап үстерә

Ландыш Нигъмәтҗанова: «ШАЯН ТВ» баланы төрле яклап үстерә
Солтан Исхаков

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова «ШАЯН ТВ» турында фикере белән уртаклашты.

«Дүрт ел элек кызым Ләйлә «ШАЯН ТВ»га кастинг аша эләкте. «ШАЯН ТВ» ачылган вакыттан кереп калды, әлегә чыгасы килми, эшли. Без дә әкрен генә җайлаштык инде. Без рәхмәтләр әйтәбез, «ШАЯН ТВ» балаларны төрле яклап үстерә, бала остара, курыкмый. Каналны караучылар арта, миңа да бик күп язалар», – дип сөйләде ул.

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә Таишева каналда «Кичке әкиятләр», «Мин татарча өйрәнәм» тапшыруларын алып бара. Телеканалда ул 5 яшеннән эшли башлый. 

«Мин барысына да өлгерәм. Дүшәмбе көнне мәктәптән соң, «ШАЯН ТВ» машинасында алып китәләр, чәршәмбе көнне «Мин татарча өйрәнәм» тапшыруына үзебез барабыз», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуына.

«Кичке әкиятләр» тапшыруын Ләйлә Таишева Ислам Хәбибуллин белән бергә алып бара. 

«ШАЯН ТВ» укуга зыян китерми, киресенчә, күтәрә. Мин анда кастинг аша эләктем», – диде.

«Шаян балалар» тапшыруын алып баручы Амелия Нигъмәтуллина да каналдагы эшне һәм укуны бергә алып баруы авыр булмавын әйтте. 

«Укудан соң дәресләрне әзерлим дә съемкаларга китәм, мультфильмны тавышландырам. Аларны бергә алып бару авыр түгел, рәхәт кенә», – диде ул.

Каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова каналда эшләгән балаларның әти-әниләренә рәхмәт әйтте. «Шундый әти-әниләр булганда татар милләте үсәчәк», - диде ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100