news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ландыш Нигъмәтҗанова: Балаларның татарча сөйләшүе бары тик гаиләдән тора

Соңгы елларда чып-чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үсүче балаларның туган телебезне белмәве, ата-ана биргән сорауга русчалап җавап кайтаруы гадәти күренешкә әверелеп бара. Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары татарча камил сөйләшә һәм ул бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.

Ландыш Нигъмәтҗанова: Балаларның татарча сөйләшүе бары тик гаиләдән тора
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Һәр әти-әни үзе беләдер, ләкин шәхсән безнең өчен баланың татарча белүе бик мөһим. Шуңа күрә без балаларны татарчага өйрәтәбез. Балаларның татарча сөйләшүе бары тик гаиләдән тора, өйдә өйрәнсәләр, калганы була.

Балалар белән туганнан бирле татарча сөйләштек, телләре дә татарча ачылды. Татарчаны иркен итеп сөйләшер өчен татарча уйларга кирәк, русчадан тәрҗемә итәргә түгел, ди ул.

Җырчыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибулллина белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100