news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ландыш Әбударова: Яшьләр белән әдипләрнең туган якларына кайтуны отышлы алым дип таптык

«Казан утлары» журналының җавалы сәркатибе, яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади лабораториясе остазы Ландыш Әбударова язучы булырга теләгән яшьләр белән бергә әдипләрнең туган якларына кайтуның әһәмиятен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

«Яшьләр белән әдипләрнең туган якларына бергәләп кайту, әдипнең дөньясына чуму моңа кадәр беркайчан булмагандыр дип уйлыйм. Яшь язучылар белән бергәләп йөрүне отышлы алым дип таптык», – диде ул.

Ландыш Әбударова әйтүенчә, бу эшне җайлау шактый күп тырышлык сораса да, аның файдасы бик зур булачак. «Һава торышының да уңай булуы кирәк, җәй көне бөтенебезнең вакытын җайлау, туры китерү дә җиңел түгел. Тик ул бик кыйммәтле эш, аның нәтиҗәсе бүген генә күренмәскә дә мөмкин. Киләчәктә аның эзе язучылар каләмендә бик нык сизеләчәк», – дигән фикердә ул.

«Шәкертләрне язучының туган ягына алып кайтабыз, алар язучының иҗатында туган як чагылышын күрәләр икән, үз иҗатларында да үзләренә кирәкле юнәлешне билгели алачаклар. Зурдан кубып, шундый максатлар белән тотындык, матур әсәрләр язарбыз дип өметләнәм», – диде Әбударова.

news_right_1
news_right_2
news_bot