news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләлә Дәминова, Татарстандагы сайлауларда катнашып, iPhone телефонын отты

Татарстанда яшәүче Ләлә Дәминова республика Рәисе сайлауларында катнашып, iPhone 16 телефонын отты. Бу хакта «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында алып баручы Артур Кортес игълан итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.

Бүген иртән тавыш бирүчеләр арасында (18 782 катнашучы) уен уйнатылды. «Рандомайзер» программасы очраклы рәвештә тавыш бирүдә катнашучыларның берсен сайлады. Шулай итеп, яңа смартфон откан икенче җиңүче Ләлә Даминова булды. Башка җиңүчеләрне телеканалның туры эфирында һәр сәгать саен игълан итәчәкләр.

Бүген #Гаиләбеләнсайлыйбыз #ТатарстанАлга республика фотоконкурсы уза. Төп бүләкләр – ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 смартфон. Шулай ук катнашучылар арасында көн дәвамында махсус номинацияләрдә түбәндәге бүләкләр уйнатылачак: өч DREAME TROUVER робот-пылесосы, өч KitFort аэрогриле, өч Hyundai отпаривателе һәм Samsung микродулкынлы пиче

Төп бүләк ияләрен социаль челтәрләрдә («Татарстан Алга» ВКонтакте төркеме) һәм ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында игълан итәчәкләр, ә өстәмә бүләкләрне - «Татарстан Алга» ВКонтакте төркемендә генә игълан итәчәкләр. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр төп фотоконкурста катнашучылар арасыннан сайлап алыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot