news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һәлакәткә юлыккан Ту-154 самолетында Казан артисты да булган

Ралина Гыйльманова Казан хореография училищесын тәмамлаган.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Россия оборона министрлыгының һәлакәткә очраган Ту-154 самолетында Казан артисткасы Ралина Гыйльманова да булган дип хәбәр итә матбугат чаралары.

Казан хореография училищесын тәмамлаган Ралина чыгыш ясар өчен Сириягә очкан Александров исемендәге ансамблендә биегән. 22 яшьлек кыз белән бергә аның сөйгән егете дә булган. Ул да шушы коллективта эшләгән һәм яшьләр тиздән туй ясарга хыялланган.

Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты радарлардан якшәмбе иртәсендә, Сочидан кузгалып китеп 20 минуттан соң югала. Соңгы мәгълүматлар буенча, самолет бортында, журналистлар һәм Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблен дә кертеп, 92 кеше булган. Артистлар хәрбиләрне бәйрәм белән котлау өчен "Хмеймим" авиабазасына бара торган булганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot