news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәлакәткә юлыккан Ту-154 очкычының кара тартмалары кайдалыгы ачыкланды

Очкыч кичә Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыккан иде.

 (Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). 25 декабрь иртән Сочи янында Кара диңгезгә килеп төшкән Ту-154 очкычы кара тартмаларының кайдалыгы ачыкланды, дип хәбәр итә "Коммерсант".

Якын арада кара тартмалар диңгездән чыгарылачак. Россия Хәрби-космик көчләр башкомандующие Виктор Бондарев сүзләренчә, алар зыян күрмәгән булырга тиеш, чөнки алар, түбән өлеш һәм фюзеляж орынганга, иң аз зарарланган кильдә булган.

Искәртеп үтәбез: Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 84 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булуы билгеле. Сириягә баручыларның күпчелеге Мәскәүнең Александров исемендәге хор коллективында катнашучылар булган. Шулай ук "Беренче канал", "НТВ" һәм "Звезда" - барлыгы өч федераль канал журналистлары, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка һәм Россия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков та әлеге очкычта сәфәр чыккан булган.

Авиаһәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында теракт төп сәбәп буларак каралмый. Очкычның техник торышы һәм идарә иткәндә хата фаҗигагә китергән булырга мөмкин, дип саный тикшерүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100