news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәлакәткә очраган «Тойота», «ВАЗ-2104», «Форд» машиналарында кешеләрнең гомере өзелгән

Татарстан юлларында һәлакәтләр арта тора: сентябрьнең 28 көнендә булган 483 һәлакәт нәтиҗәсе буларак, үлүчеләр 61гә, яраланучылар 592гә җиткән

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). «Тойота» машинасы артык зур тизлектә каршы юнәлештәгеләр йөри торган юлга чыгып, «КамАЗ»га килеп бәрелгән. 28 сентябрь көнне 19.20 сәгатьтә Чүпрәле-Борындык машина юлының 16 нчы чакрымында булган әлеге һәлакәттә җиңел машина белән идарә иткән 1969 елгы затның һәм аның 1975 елгы пассажирының гомере өзелгән, шушы ук елгы икенче пассажиры Чүпрәле районы үзәк хастаханәсенә озатылган.

 Аннан алдагы көнне 15.40 сәгатьтә Казан – Оренбург трассасының 296 нчы чакрымындагы юллар кисешкән турыда 1960 елгы зат идарә иткән «КАВЗ-3962» автобусы төп юлдан барган «ВАЗ-2104» машинасына юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина рулендәге 1975 елгы кеше һәм аның 1933 елгы пассажиры шунда ук үлгән. Автобусның 1987 һәм 1970 елгы 2 пассажирларына исә медицина ярдәме таләп ителгән.

 Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Казан – Ульяновск юлының 2 нче чакрымында «Форд» машинасы белән идарә иткән 1958 елгы зат тизлеген нык арттырып, «тимер ат»ы белән трассадан түбән тәгәрәп капланган. Шушы һәлакәттә салондагы хатын-кыз һәлак булган. 

 Шушы вакыйгалар хакында «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итеп, республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеге бүлеге, сентябрьнең 28 көнендә республика юлларында транспорт чаралары катнашында 483 һәлакәт булды, алар нәтиҗәсендә 61 кешенең гомере өзелде, 592се имгәнде-җәрәхәтләнде, дигән мәгълүмат җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100