news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәлак булган ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк

Прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Һәлак булган Росгвардия ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Росгвардия матбугат сәркатибе Игорь Силко хәбәр итте.

Прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган. Денис 15 мартта Мәскәүдә туган. 2006 елның мартыннан Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш төрле бүлекчәләрендә хезмәт иткән.

2013 елның февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенә хезмәт итүен дәвам итәргә командировкага җибәрелгән булган.

Денисның хатыны һәм өч улы калган. Улларының зурысына - 7, кечесенә өченче яшь киткән булган.

“Егет компаниянең җаны иде, күңелле кеше. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясады, җырлый иде. Милли гвардия гаскәрләре көнендә җыр башкарды ул. Күңелгә якын һәм патриотик җырларны яратып җырлый иде”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Росгвардия матбугат сәркатибе Игорь Силко.

Якын арада прапорщик Денис Иванченко дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

“Татар-информ”га Игорь Силко хәбәр итүенчә, Денис гаиләсенә матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100