news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәлак булган “әфганчы”ларның якыннары очрашты

Нефть каласында 106 гаилә исәпләнә

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәтнең “Хәтер” хәрби-патриотик музеенда Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары белән очрашу оештырылды.

Әфганстанда, Төньяк Кавказда сугышта һәлак булган һәм кайткач үлгән ветераннарның гаиләләренә ТР Президенты инициативасы белән 10 ар мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү өчен акча бүленгән иде. Әлмәт районында шундый 106 гаилә исәпләнә. Очрашуда аларга әлеге пособиеләр тапшырылды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100