news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лайшев: Вәлиева белән Заһитова? Тренерлар татар фигуристларын сайларга ярата

Россия тренерлары арасында татар фигуристларына ихтыяҗ зур. Бу хакта «Самбо-70» спорт һәм белем бирү үзәге президенты Ренат Лайшев әйтте.

Искәртик, Камилә Вәлиева һәм Алинә Заһитова Этери Тутберидзе җитәкчелегендә Олимпия чемпионнары булды.

«Татар фигуристкалары Тутберидзе җитәкчелегендә иң югары нәтиҗәгә ирешәләр дигән тенденция бармы? Әлбәттә, аларның холкында милли сыйфатлар бар. Монда безнең холык хуплана. Тренерлар безнең татар яшьләрен сайларга ярата. Алар күбрәк координацияләнгән, күндәмрәк, заманча технологияләр белән алай ук узынмаган», - дип белдерде Лайшев «ТИ-Спорт» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Элегрәк «ТИ-Спорт» Ренат Лайшев белән интервьюның тулы версиясен чыгарды, анда ул Россиядә фигуралы шууның яңа сезонының төп интригалары турындагы фикере белән уртаклашты. Шулай ук «Самбо-70» үзәгеннән Тутберидзеның китүе турында көтелмәгән хәбәрләр әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100