news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйсән Сафина: Сугышта матур фотолар була алмый

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Камилә Билалова «Татар-информ» фотохәбәрчесе Михаил Захаровның Донбасста булып кайтканнан соң тәкъдим иткән фотокүргәзмәсеннән репортаж тәкъдим итә.

Ләйсән Сафина: Сугышта матур фотолар була алмый
Солтан Исхаков, Рәмис Латыйпов

Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татар-информ» фотографы Михаил Захаровның Донбасста - аерым алганда, Лисичанск шәһәрендә төшерелгән фотоларыннан әзерләнгән фотокүргәзмәсе ачылды.

Ачылу тантанасы институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, «Татмедиа» ААҖнең PR-директоры Ләйсән Сафина, ТР халык фоторәссамы Фәрит Вәлиуллин, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм башкалар катнашында узды.

Фотокүргәзмәне ачу югары осталык белән эшләнгән фоторәсемнәр өчен мактау сүзләреннән башланып китте. Шул ук вакытта Ләйсән Сафина: «Күргәзмәне әзерләү вакытында фоторәсемнәрнең матурлыгын ассызыклаучылар күп булды, ләкин сугышта матур фото була алмый. Артиллерия атканнан соң җимерелгән йортлар, катлаулы шартларда яшәүче кешеләрнең йөзләре... Шуңа да карамастан, алар үзләрендә елмаерга көч таба, туган җирләрендә яшәүләрен дәвам итәләр», - дип искәртеп узды.

Ләйсән Сафина әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләр зонасында фотокорреспондентлык эшчәнлеген алып бару – ул «иң югары пилотаж», чөнки теләсә кайчан пуля эләктерүең бар.

Фотограф Михаил Захаров студентлар өчен экскурсия оештырды, кадрларның кайда һәм нинди шартларда төшерелүе турында сөйләп узды.

«Без фронт линиясеннән алты километр ераклыкта, икенче оборона сызыгында яшәдек. Төрле урыннарда булырга туры килде: Лисичанск, Попасная шәһәрләрендә, авылларда. Фотоларны ясау вакытында һәрбер кешедән диярлек «мине, минем йортымны төшермә һәм газон буенча йөрмә, анда миналар дигән җавапны ишетергә туры килде», - дип сөйләде Михаил Захаров.

Фотокүргәзмәдә Донбасс шәһәрләренең актив сугыш хәрәкәтләре тынганнан соң ничек яшәве, Татарстанның Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә ни рәвешле ярдәм итүе турында сөйли.

«Әлеге фотокүргәзмә аша мин безнең яхшы шартларда яшәвебезне күрсәтергә теләгән идем. Безнең кебек үк яшәгән халык кинәт кенә Урта гасырлар тирәлегенә эләгә - анда законнар да, уңайлыклар да, җылылык та, су да юк. Әмма кешеләр, һәрхәлдә, исән калырга тырыша. Барысы да: кешеләр дә, сугышчылар да, эт-мәчеләр дә бик кызганыч», - диде Михаил Захаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100