news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйсән Надыршина: Ләис Зөлкарнәй иҗатында тарихи хәтер темасы «кызыл җеп» булып сузыла

Ләйсән Надыршина: Ләис Зөлкарнәй иҗатында тарихи хәтер темасы «кызыл җеп» булып сузыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыклары, иҗат стилен барлыкка китергән кайбер үзенчәлекләрен билгеләп үтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда әйтте.

«Ләис Зөлкарнәйнең иҗатында тарихи хәтер, буыннар, хәтер темасының аңа бәйле мотивларның төп тенденция булып баруын, хәзерге иҗатына кадәр «кызыл җеп» булып сузылуын әйтми китми мөмкин түгел. Нәселләр хәтере, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәннәргә хөрмәтне ул үзенең бөтен иҗаты буйлап алып бара. Баштарак ул авыл, әти-әни, туган җир кебек образларга багышланган шигырьләрендә хәтер турында язса, шуның аркылы милләтнең киләчәге турында уйланса, аннары ул тагын да тирәнрәк фикерләүләргә кереп, фәлсәфи яктан киңәеп, гомуммилләт яссылыгына чыга», - диде ул.

Ләйсән Надыршина фикеренчә, Ләис Зөлкарнәй иҗатының тагын бер үзенчәлеге шунда: ул форма өлкәсендә дә эзләнүләргә килә. «Яшьлек романтикасы, ашкынуы белән генә чикләнеп калмый, форма өлкәсендә эзләнүләре аның иҗат стилен билгеләгән бер үзенчәлеккә әйләнә», - диде галимә.

«Ләис Зөлкарнәй татар поэзиясендә хәзерге вакытта да хөкем сөргән шигъри күпкатламлылык, интеллектуаль фикерне бирү тенденциясен башлап җибәрүчеләрдән санала ала. Һәр шигырендә фәлсәфә ярылып ятуы, сүз-сурәтләрне сүтеп, аның эчке мәгънәләренә төшенергә мәҗбүр итә алуы белән ул интеллектуаль поэзиянең күренекле бер вәкиле булып тора», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100