news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйсән Миңнәхмәтова: «Багышлау» кичәсе шигърияткә, татар теленә багышлана

Ләйсән Миңнәхмәтова: «Багышлау» кичәсе шигърияткә, татар теленә багышлана
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

9 октябрьдә ТР Милли китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Багышлау» әдәби кичәсенең режиссеры сөйләде, дип яза «Интертат».

«Ул юкка гына «Багышлау» дип аталмый. Аны шигърияткә, татар теленә багышлыйбыз. Кичәдә әкиятләр, җырлар бергә үрелеп барачак. Ул бик матур булыр дип ышанып калам, чөнки анда барыбызга да таныш булган шагыйрьләр – Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Хәсән Туфан, Һади Такташ һәм башкаларның иҗат җимешләре яңгыраячак. Шулай ук соңыннан яшь татар шагыйрьләренең шигырьләрен дә ишетеп булачак», – диде ул.

Ләйсән Миңнәхмәтова сүзләренчә, чарада Камал театрыннан – Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша катнашачак. Әкият курчак театры «Камыр батыр» спектакленең өзеген күрсәтәчәк, анда Юрий Чуктиев һәм Фәнзилә Сабирова уйнаячак. Шулай ук, Кариев театрыннан бик күп яшь артистлар катнашуы көтелә.

«Кичә шигырь сөюче, аны яратып башкаручы катнашучылардан торачак. Кыска гына вакытлы концерт булса да, барысы да бик матур узачак дип уйлыйм. Һәммәгезне көтеп калабыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot