Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов Гаилә елы уңаеннан төшерелгән клип тәкъдим итте
25 сентябрь көнне «Ялкын» журналы редакциясенең «Кәеф» студиясендә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева, алып баручы Булат Бәйрәмов һәм кызлары Таңсылуның Россиядә Гаилә елы уңаеннан төшерелгән клибының журналистлар һәм блогерлар өчен махсус премьерасы узды.
Татар эстрадасында әлеге гаилә «трио» буларак чыгыш ясаучы бердәнбер иҗади гаилә. Аларның кызлары Таңсылу инде берничә ел концертларда катнаша, үзе җырлар иҗат итә. «Гаилә җыры» дип исемләнгән җырларына клип та әлеге гаиләгә хас булган җылылык, юмор хисе белән төшерелгән. Клипта иҗади гаиләнең 3 кызы, популяр блогерлар Равил Закиров һәм Марат Клубниканы күрергә мөмкин.
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов 10 ноябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гаилә җыры» дип аталган концерт программасын тәкъдим итәчәк. Булат Бәйрәмов клипны булдыру идеясе әлеге концертка әзерлек вакытында туганын сөйләде.
«Концертыбызны «Гаилә җыры» дип атарга уйладык, безнең өчен бу якын тема. Концертта гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, балалар турында чыгышлар булачак. Әлеге җыр да концертка әзерлек вакытында туды. Программада яңа җырларыбыз була. Концертыбызның режиссеры белән программаны барлаганда, гаиләбезнең «трио»сы булырга тиеш дип уйладык», – диде ул.
Клипның режиссеры, танылган продюссер Алмаз Гыйльметдинов гаилә белән төшерелгән клиплар татар эстрадасы өчен яңа тема булуын, моңа кадәр эстрадада мондый форматта клиплар төшерелмәгәнен билгеләп үтте.
«Булат белән Ләйсәннең гаилә темасына видеолар төшергәннәрен инде барыбыз да белә. Безгә шушы форманы яңартырга кирәк иде. Шуңа күрә без аны «Гаилә җыры» дип атадык. Бу – татар эстрадасы өчен яңа тема. Һәрбер клипта да ниндидер мәгънә булырга тиеш. Болай гына, теләсә нәрсә төшереп, аның бернинди дә файдасы булмый. Эшең белән ниндидер идея җиткерү мөһим», – диде ул.
Шулай ук Алмаз Гыйльметдинов клипта күтәрелгән проблеманың бүгенге көндә бик күп әти-әни өчен актуаль булуын искәртте.
Музыкаль мәйданнарга клип иртәгә, 26 сентябрь көнне чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз