Без кызларыбыз белән өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Тырышабыз гына түгел, сөйләшәбез. Без авыл балалары бит, нигә алар белән русча сөйләшеп утырыйк инде. Әлбәттә, балаларга татарчага күчүе бик җиңел түгел. Мәктәптә дә русча укыгач, алар ике телне кушып сөйләшәләр. Тырышсалар, гел татарча гына да аралаша алалар, ләкин сөйләшүләре сыйфатлы татарча дип әйтә алмыйм.
Зәйнәп татар балалар бакчасына йөри, ләкин анда да балалар үзара русча сөйләшәләр. Зәйнәпне, бәлки, гел татарча гына укыта торган мәктәпкә бирербез дип уйлап торабыз. Булат белән шул хакта ныгытып уйлану өчен бер ел вакытыбыз бар. Олы кызларыбыз икесе дә рус мәктәбендә укыды. Милли мәктәптә уку бала өчен барыбер файдага булыр, дип уйлыйбыз.
Без үзебез татар мәктәбендә укыдык, безгә, киресенчә, русча укуы кыен булды. Хәзер исә балаларны русча укыталар, ә татарча сөйләшергә ата-ана гына мәҗбүр итә. Бу мәсьәләдә ниндидер алтын урталыкны табарга кирәктер, ди ул.
Җырчыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибулллина белеште.