Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйсән Галиева: Исхакыйның Польшадагы Саклык банкында калган материалларын ачыклыйсы бар
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре кандидаты Ләйсән Галиева-Бәдретдинова җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның ачыкланып бетмәгән материаллары турында сөйләде.
«Гаяз Исхакыйның 15 томлыгына кермәгән мәгълүматларны туплап була, әлеге мәгълүматларның күбесе чит илләрнең электрон китапханәләреннән табыла. Нигездә, алар Польша татарларына – Гаяз Исхакыйның Варшавада яшәгән чорына бәйле. Төрле журналларда Гаяз Исхакыйның рәсемнәре, мәкаләләре һәм аның турында язылган мәкаләләр килеп чыга», - диде ул Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә.
Аның әйтүенчә, журналларның барлык саннарын да карап чыгу мөмкин булмаган, чөнки алар төрле китапханәләрдә саклана.
«Гаяз Исхакый мәкаләләрне төрле телләрдә һәм төрле тәхәллүсләр белән бастырган. Мәсәлән, «Төньяк Кавказ» журналында Чура Батыр тәхәллүсе бар. Аның 40 хезмәте шул тәхәллүс белән басылганлыгы билгеле. «О.Иделле» имзасы белән бастырган мәкаләләре бар. Бәхәс уята торган фотосурәтләр дә очрый. Әлеге мәкаләләрне татар теленә әйләндереп, яңадан әйләнешкә кертеп, бездә басылганнары белән чагыштырып, өйрәнәсе бар», - диде Ләйсән Галиева-Бәдретдинова.
Галимә бу эшнең әле башлангыч этапта гына булуын әйтте. «Чөнки әлеге журналлардан мәгълүмат туплау авыррак. 1939 елда Гаяз Исхакый Польшадан чыгып киткәннән соң көндәлекләрен «Саклык банкы»нда калдырып китә. «Саклык банкы» шартлый. Исхакый: «Саклык банкында» сакланган әйберләремне кайтарып булмасмы?» – дип, Польшада калган татарларга кат-кат хатлар язса да, калган материалларның язмышы әле дә билгесез. Беренче чиратта, сакланганмы-юкмы, дигән сорау туа. Сакланган булса, хәзерге вакытта ул кайда?» – диде ул.
«Безнең институт соңгы елларда Гаяз Исхакыйның көндәлекләрен китап буларак чыгарды. Шулай ук, икенче, өченче китаплары да әзерләнә. Бу хезмәткә институтның текстолог галимнәре алынды. Моннан тыш, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр дә үткәреп торабыз», - диде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз