news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Минһаҗева «Илһам» әдәби бәйгесе турында: Чын «асылташлар» сирәк, әмма бар

Ләйлә Минһаҗева «Илһам» әдәби бәйгесе турында: Чын «асылташлар» сирәк, әмма бар
Фото: Ләйлә Минһаҗева

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ләйлә Минһаҗева татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе турында фикерен әйтте.

«Чын «асылташлар» сирәк, әмма алар бар. Аларга юнәлеш бирү, үстерү һәм ярдәм итү – киләчәгебезне кайгырту ул, Бәйгенең беренче этабында поэзия, проза, драматургия, журналистика юнәлешендә 600дән артык эш кабул ителде. Комиссия тарафыннан бәяләнеп, 300 эш икенче этапка чыгарылды. Шулар арасында, безнең өчен тагын да куанычлы хәл, төрле өлкәләрдән – Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Оренбург, Ульяновск, Пенза мәктәпләреннән дә 30га якын эш бар иде», - диде «Татар-информ»га татар яшьләренең әдәби бәйгесе «Илһам»ның жюри рәисе Ләйлә Минһаҗева.

Аның әйтүенчә, бәйгенең зона этабы 19 мартта Чистай шәһәрендә ачылган, соңрак, Казан, Арча, Чаллы һәм Мөслимдә укучылар белән очрашу, сөйләшү, аралашулар аша, бәйге дәвам иткән.

«Комиссия әгъзалары арасында КФУның Татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәйфуллина, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары – Галимҗан Гыйльманов, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди, Рәмис Аймәт, Марат Закир, Рифат Сәләх бар иде. Кайсы гына районга барсак та, чараның оештырылуы югары дәрәҗәдә булды. Моның өчен, санап үтелгән район җитәкчелегенә, аеруча, Мәгариф идарәсе җитәкчеләренә тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез», - диде Ләйлә Минһаҗева.

  • 2024 елда Татарстан Республикасында татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур күләмле проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу проектлар арасында «Илһам» – Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе дә бар. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә оештырыла. Максаты: укучыларда татар әдәбиятына һәм сәнгатькә кызыксыну уятып, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау һәм яшь язучыларны таныту.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100