news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Лерон журналистларны «ШӘП ПРОДАКШН» проектына кушылырга өндәде

Ләйлә Лерон журналистларны «ШӘП ПРОДАКШН» проектына кушылырга өндәде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«ШӘП ПРОДАКШН» проекты кураторы Ләйлә Лерон журналистларны проектка кушылырга өндәде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әйтте.

«Иң мөһиме – татар телендә блоглар алып бару. Сез дә безнең проектка кушылыгыз. Тел байлыгы, сөйләм осталыгы булганнарга блог алып бару күпкә җиңелрәк булачак. Сез, журналистлар, башлап кына җибәрүче блогерларга үрнәк булачаксыз. Шәхси брендын күтәрергә теләгән журналистларны көтеп калабыз. Газетада чыккан язмаларны кем язганын күпләр белми. Шәхсән, минем, укучы буларак, белмәгән кешенең фикерен укыйсым килми», – дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Лерон.

Ул проектта катнашучыларга төрле дәресләр, өй эшенә биремнәр биреләчәген әйтте. Бүләкләр, очрашулар аша мотивация бирү мөһимлеген дә билгеләп узды. Биремнәрне үтәмәгәннәр проекттан төшереп калдырылачак. Ә иң азакка килеп җиткәннәр белән зур бәйрәм чарасы уздырырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot