Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева якындагы елга спорттагы өстенлекле мәсьәләләрне атады
Бүген Казанда ТР Спорт министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Хисап доклады белән Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул 2025 елга йомгак ясады, төбәкнең алга китешен бәяләде һәм берничә тәкъдиме турында сөйләде.
ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикадагы инфраструктура чаралары күләмен, шулай ук аерым районнарның спорт юнәлешендәге эшен билгеләп үтте һәм төп өстенлекле бурычларны билгеләде.
Фото: © Екатерина Маркс, «Татар-информ»
«Кайбер спорт учреждениеләре 2026 елгы капиталь ремонт программасына кертелергә тиеш. Шулай ук мәктәп укучыларын һәм студентларны спортка җәлеп итү дә якындагы елга мөһим бурыч булып кала», – дип китерә Фазлыеваның сүзләрен «Татар-информ» хәбәрчесе.
ТР Спорт министрлыгы коллегиясе утырышы Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз