Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева Түбән Камадагы телемарафонны хуплады
«Түбән Кама - без бергә!» телемарафонына «Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да кушылды. Үз чыгышында ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга батырлыклары һәм хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук махсус операция ветераннарына ярдәм итү буенча республика инициативалары турында сөйләде.
«Түбән Кама – без бергә!» телемарафонында катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламлим. Телемарафон атамасында аның бөтен асылы ята. Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән бергә. Илебезнең иминлеге хакына батырлыклары, хәрби хезмәтләре өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә», - диде Ләйлә Фазлыева.
Вице-премьер Татарстанда ветераннарга ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде. Алар арасында — «Батырлар. Татарстан геройлары» проекты бар, анда махсус хәрби операция геройлары яшьләр өчен остаз була, патриотик чараларда катнаша, шәхси тәҗрибәләре һәм хезмәт тарихы белән уртаклаша.
Ләйлә Фазлыева хәрбиләрнең тыныч тормыштагы уңышларына аерым игътибар бирде. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты призеры булган Түбән Камадан махсус операция ветераны Артур Барабанов та бар.
«Чемпионатта Россиянең 79 төбәге, 400дән артык катнашучы булды. Безнең махсус хәрби операциядә катнашучылар Татарстан җыелма командасы составында искиткеч нәтиҗә күрсәтте - 16 кеше чемпионат җиңүчесе булды. Артур, сез искиткеч, сез безнең барыбыз өчен дә үрнәк», – дип ассызыклады Ләйлә Ринатовна.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз