Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева: Татарстанның төп стратегиясе – даими рәвештә нәрсәдер иҗат итү һәм төзү
Татарстан иҗатка һәм үсешкә юнәлтелгән. Бу хакта «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узучы «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
«Татарстанның казанышлары турында сөйләгәндә, без барыннан да элек кешеләрнең казанышлары турында сөйлибез. Беренче чиратта, бу республикада төзелгән мәктәпләрдә эшләүче профессиональ укытучылар. Төзүчеләр төзегән, укытучылар эшли, балалар белем ала. Белем бирү турында сөйләгәндә, ул да бик югары дәрәҗәдә. Без олимпиадаларда катнашучылар, БДИны югары балларга тапшыручылар саны буенча лидерлар арасында», - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.
Ул шулай ук республиканың медицина өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтте.
«Яңа инфраструктура объектлары барлыкка килгәч, анда профессиональ табиблар эшли башлый. Алар шул исәптән ТР югары уку йортларында белем алган белгечләр. Бу безнең һәрберебезнең эчендә чикләнгән, әмма шул ук вакытта бөтен Россия Федерациясенең уңышларына юнәлтелгән казанышлар циклы булып тора. Мин юкка гына циклның чикләнгән булып тоелуын искәртмәдем, чынлыкта без даими рәвештә нәрсәдер булдыру һәм төзү процессында», – дип белдерде Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз