news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева: Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр кирәкле кием белән тәэмин ителәчәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Татарстаннан мобилизацияләнгән һәр гражданин кирәкле кием белән тәэмин ителәчәк. 

«Алар барлык кирәкле әйбер белән тәэмин ителәчәк дип ышандырабыз, хәзерге вакытта да тәэмин ителәләр», – диде ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында. 

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта мобилизацияләнүчеләр өчен кирәкле әйберләр исемлеге тулыландырылган. Анда җиһазлар, экипировка, эчке кием, форма, кием өчен букча, кирәкле техника керә. Кирәкле әйберләр турында мәгълүмат җитештерүче оешмаларга җибәрелә. 

Ул шулай ук гражданнардан килгән һәр мөрәҗәгатьнең каралуын ассызыклады. Мөрәҗәгатьләр тиешле министрлыкка җибәрелә. Аларга җаваплар әзерләү өчен бер тәүлек вакыт бирелә. «Без, бер искәрмәсез, һәр мөрәҗәгать белән эшлибез», – дип ассызыклады ул.

ДОСААФның патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге җитәкчесе Вадим Чиж сүзләренчә, мобилизацияләнүчеләр өчен кирәкле җиһазлар һәм әйберләр базары һәрвакыт өйрәнелеп тора, бәяләргә анализ ясала. 

«Республика мобилизацияләнүчеләр өчен бик күп җиһаз сатып алды: йокы капчыклары, келәмнәр, кулер, портатив радиостанцияләр, хуҗалык товарлары һәм башка кирәк-яраклар», – диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot