news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

​​​​​​​Ләйлә Фазлыева: Татарстанда Җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр бик күп

Республикада Җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр бик күп. Бу хакта «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Махсус хәрби операциянең беренче көненнән бирле республика алгы сафтагы хәрбиләргә ярдәм итә, бүген хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларның гаиләләренә булыша дисәм, дөрес булыр. Бу чыннан да, Россиядәге иң яхшы ир-атлар», – диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, махсус операциядә катнашучыларга төрле төрдәге ярдәм күрсәтелә.

«Республикада ныгып калган һәм күбесе инде традициягә әйләнгән инициативалар турында барыбыз да белә. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм җыю инициативасы барлыкка килде. Бүген инде махсус операция зонасындагы хәрбиләргә һәм алар янындагы кешеләргә дүрт мең тоннадан артык ярдәм җибәрелде. Ярдәм җыю иҗтимагый оешмалар инициативасы буенча да, аерым гражданнар инициативасы буенча да башкарыла. Әле генә эфирда безнең хәрбиләрнең гуманитар ярдәм алулары турында сөйләгәнен ишеттек – ярдәм аларга чынлап та барып җитә», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100