news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева Татарстанда Гаилә елын үткәрүне оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде

Ләйлә Фазлыева Татарстанда Гаилә елын үткәрүне оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Хөкүмәте республикада Гаилә елын үткәрүне оештыру комитетын раслады. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева комитет рәисе итеп билгеләнде, диелә шул хактагы боерыкта.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина – рәис урынбасарлары, ә ТР Министр Кабинеты Аппараты Социаль үсеш идарәсенең социаль өлкәдә шәхси-дәүләт партнерлыгы мәсьәләләре бүлеге башлыгы Әдилә Камалиева оештыру комитеты секретаре итеп билгеләнде.

Утыздан артык кеше оештыру комитеты әгъзалары булды. Алар – министрлык һәм ведомство, дини берләшмә вәкилләре һ.б.

«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 45 көн эчендә Татарстан Республикасында Гаилә елны үткәрү буенча төп чаралар планы проектын әзерләргә һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырырга», - диелә документта.

  • 2024 ел Россиядә Президент Владимир Путин указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100