Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бүген, Социаль хезмәткәрләр көнендә, тармак белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады. Тантаналы чара Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.
«Мин бүген сезнең белән бергә була алуыма, сезне Социаль хезмәткәрләр көне белән котлый алуыма бик шатмын. Кадерле дуслар, сез көн саен авыртуны җиңәсез һәм сезгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларын хәл итәсез», – диде ул Татарстанның социаль хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Ләйлә Фазлыева тармак белгечләренә күпьеллык һәм катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Социаль хезмәткәр көнендә без бер-беребезгә яратуыбызны белдерә, хезмәтебез өчен рәхмәт әйтә алабыз. Тармак ветераннарына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән без эшләргә өйрәнәбез һәм авырлыкларны җиңеп чыга алуыбызны күрәбез, бирешмәскә һәм һәрвакыт сафта булырга өйрәнәбез», – дип ассызыклады ул.
Фазлыева шулай ук кешеләргә көндәлек хезмәт күрсәтүнең зур рәхмәткә лаек булуын билгеләп үтте. «Сезгә мохтаҗлар белән һәрвакыт янәшә булуыгыз өчен зур рәхмәт. Мин барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!» – дип йомгаклады Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз