news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева сайлаулар турында: Мин үз төбәгемнең алга таба да үсеш кичерүен телим

Ләйлә Фазлыева сайлаулар турында: Мин үз төбәгемнең алга таба да үсеш кичерүен телим
Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казанның 3 нче гимназиясендә ачылган сайлау участогында Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауда катнашты. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, аның өчен сайлауларда катнашу – Республикага карата мәхәббәт белдерү.

«Бердәм тавыш бирү көнен үткәрүдә яхшы күршелеккә, мәхәббәткә, Татарстанга мәхәббәтне белдерүгә бәйле стратегия салынды. Бүген исә бу – мин яшәгән һәм үскән республикага мәхәббәтемне белдерүем. Татарстан Россиянең динамик рәвештә үсеш кичерә торган, терәк булган төбәге. Монда республика халкының, бүген үз иленең киләчәк тарихын сайлап, тавыш бирергә килүчеләрнең өлеше зур», – диде Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордееваның соравына җавап биреп.

Ләйлә Фазлыева республиканың алга таба да үсеш кичерүен теләвен әйтте. «Минем өчен сайлаулар – ихтыяр белдерү дә. Димәк, дөрес сайлау ясарга кирәк. Һәм минем илем үссен өчен, тавышым ишетелергә тиеш», – дип билгеләп үтте вице-премьер.

Фазлыева билгеләп үткәнчә, сайлаулар аның өчен һәрвакыт бәйрәм. «Балачактан ук сайлауларга ата-аналар белән бергә йөрү традициягә әйләнде. Минем өчен бу балачакка кайту, туган якны сагыну, һәм онытылмаслык хис-кичерешләр», - дип белдерде ул.

«Татарстанлыларга актив гражданлык позицияләре, Татарстанга һәм халыкка булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт. Татарстанның уңышлы үсешенең нигезе – шунда», – дип йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot