Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева Россия Президентын сайлауга гаилә белән килергә киңәш итте
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республика халкына Россия Президентын сайлауга гаиләләре белән килергә тәкъдим итте. Мондый киңәшне ул Гаилә елына багышланган туры эфир вакытында бирде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Россия Федерациясендә безнең һәрберебез өчен мөһим вакыйга көтелә — ил Президентын сайлау. Әйдәгез сайлауга бөтен гаилә белән! Минемчә, без балаларыбызга нәкъ менә бу практиканы күрсәтә алабыз. Мин сайлауларда һәрвакыт улым һәм гаиләм белән», — дип елмаеп хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.
Татарстанда бүген яңа family-tatarstan.ru сайтын эшләтеп җибәрделәр, анда шулай ук «сайлауларга бөтен гаилә белән» бүлеге бар.
Россия Федерациясенең Президентын сигезенче тапкыр сайлау быел 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан кабул ителгән, шул исәптән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан, ул сайлауларга үзен үзе тәкъдим итеп бара.
Хәзерге вакытта сайлауларга дүрт кандидат кертелгән: Владислав Даванков («Новые люди» партиясе), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясе), Николай Харитонов (КПРФ) һәм Владимир Путин. Берничә дәгъвачы Президентлыкка ярыштан чыгуларын игълан итте. Алар «Россия гомумхалык берлеге» рәисе Сергей Бабурин, экологик активист Анатолий Баташев, «Россия азатлык һәм гаделлек партиясе»нә нигез салучы танылган политтехнолог Андрей Богданов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз