Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева: Республика көнендә без традицион кыйммәтләр турында сөйли алабыз
Быел шәһәр һәм Республика көнендә берничә зур проектка йомгак ясалачак. Шулай ук, Республика көне уңаеннан оештырыла торган чаралар традицион кыйммәтләрне алга сөрүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән «Күршефест», «Татарстанда җәй» проектлары гамәлгә ашырылды. Йорт ишегалларында төрле чаралар үткәрелде. Ләйлә Фазлыева республика халкының төрле чараларда катнашуын 2025 елның төп үзенчәлеге дип атады. «Бу чаралар олыларны, балаларны берләштерү идеясен күздә тота. Мәдәни вакыйгалар халыкны берләштерү максатын куя», – диде ул.
«Без беренче тапкыр барлык чараларны бер көн кадагына берләштердек. Республика көнендә без традицион кыйммәтләр турында сөйли алабыз. Безнең бурыч – балаларга шушы традицион кыйммәтләрне тапшыру», – диде вице-премьер.
Республика көнендә бу проектларга үзенә күрә йомгак ясалса да, алар әле дәвам итәчәк. Әйтик, «Күршефест» сентябрьдә генә төгәлләнә.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, барлык проектлар республика инфраструктурасын яңарту, камилләштерүгә китерде. «Безнең ишегалды» программасы буенча бик күп ишегаллары үзгәртеп корылды. «Болар безнең халык өчен эшләнә», – дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз