Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева: Махсус хәрби операциядә Россияне яклаучылар белән горурланабыз
Махсус хәрби операция катнашучылары үзләренә карата хисләр өермәсе, хөрмәт һәм горурлык тудыра. Алар чын геройлар. «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонына нәтиҗә ясап, шундый фикер белән ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева уртаклашты.
«Бу марафонда без контракт буенча хезмәт һәм Туган илебез өчен җаваплылык хисе белән бәйле чараларның якты, гаҗәеп һәм үзенчәлекле палитрасын күрдек. Бу – мактаулы күренеш. Бүген махсус хәрби операциядә Россияне яклаучыларга карата горурлык хисе били», - дип белдерде вице-премьер.
Ул шулай ук хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтүче, аларга эмоцияләр һәм кәеф бүләк итүче волонтерларга рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз