Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева мәктәпкәчә яшьтәге балага сайлауларның асылын аңлату юлын сөйләде
Сайлауларның нәрсә икәнен аңлаешлы үрнәкләр аша яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, ишек алдын төзекләндерү һәм шәһәрне үстерү мисалында балаларга төшендерергә була. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгының соравына җавап биреп, «Гаилә белән сайлыйбыз!» акциясенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Балага бөтен процессны аңлатырга кирәк, ягъни бу көнне һәрберебез нәкъ үзебез теләгән кешеләрне сайлыйбыз дип сөйләргә тиешбез. Шуннан соң без бергәләп илне үстерүгә, яңа урамнар, яңа балалар бакчасы, балаларыбыз белем алачак яңа мәктәп ачылуга юнәлеш алабыз», – диде Ләйлә Фазлыева.
Ул билгеләп үткәнчә, балаларга тавыш бирү турында да аңлатырга мөмкин. Татарстан вице-премьеры фикеренчә, мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен сайлаучының ябык кабинада үз сайлавын ясавы, аннары бюллетеньны урнага салуы һәм шуннан соң тавышларның саналуы кызыклы булырга мөмкин.
«Бала өчен бу процессның сере бик кызык: син үз сайлавыңны белдергән билге куясың, һәм бу ябык кабинада була, аннары аны урнага саласың, шуннан соң исәпләү үткәрелә», – дип билгеләп үтте ул.
Ләйлә Фазлыева әти-әниләрне балаларның сайлаулар турындагы мәгълүматны аңлау мөмкинлеген түбән бәяләмәскә чакырды. «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тыныч һәм аңлаешлы телдә сөйләшсәң, хәтта алар да барлык процессны яхшы аңлый ала», – диде ул.
Шулай ук баладан сайлаулар турында нәрсә белгәнен сорарга була, дип саный Ләйлә Фазлыева. Бу ысул, аның сүзләренчә, баланың вакыйгаларны ничек кабул итүен аңларга һәм сөйләшүне, аның белемен исәпкә алып, дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
«Бала өчен һәрвакыт уңай якларны табып була. Начар ягын сөйләү җиңелрәк, ә менә яхшысын сайлап алу һәм балага шатлык, елмаю, җылылык бүләк итү, аңа кычкырмыйча һәм ашыкмыйча сөйләү – һичшиксез була торган эш», – диде Ләйлә Фазлыева.
Ул әти-әниләргә балаларга күз алдындагы үзгәрешләрне күрсәтергә тәкъдим итте: яңа йортлар, төзекләндерелгән ишегалды, мәктәпләр һәм башка объектлар. Татарстан вице-премьеры сүзләренчә, шулай итеп балага республика үсеше төрле кешеләрнең – укытучы, табиб, төзүчеләр, әти-әниләр һәм башка яшәүчеләрнең хезмәтеннән торганын аңлатып була.
- «Гаилә белән сайлыйбыз!» акциясе Татарстанда 18-20 сентябрьдә тавыш бирү көннәрендә уза. Анда катнашучыларга сайлау участокларына якыннары белән килергә, шулай ук «Иң елмаючан гаилә» фотоконкурсында һәм башка гаилә номинацияләрендә катнашырга тәкъдим итәләр. Акция кысаларында бүләкләр, шул исәптән өч автомобиль уйнатыла.
- Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз