Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева кышкы «Күрше» фестиваленең әһәмияте турында сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кышкы «Күрше» фестивален Яңа ел алдыннан «тылсым институты» дип атады. Ул бу хакта бүген Казанда узган проект җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында белдерде.
Вице-премьер фестивальнең уңышлы җәйге сезондан үсеп чыгуын һәм традицион кыйммәтләрне: гаиләне, кече Ватанга мәхәббәтне һәм күршеләрчә яшәүне ныгытуга юнәлтелүен ассызыклады. Ул аеруча катнашучылар арасында балаларның да, махсус хәрби операциядә катнашучыларның да булуын билгеләп үтте.
Ләйлә Фазлыева шулай ук грантларны 1 миллион сумга кадәр арттыру логикасын аңлатты: кышкы бәйрәмнәр махсус оештыру, җылылык, яктырту һәм куркынычсыз бизәлеш таләп итә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанның 30 районыннан 49 команда үз проектларын тормышка ашыру өчен грантлар алачак. Беренче чаралар инде 20 декабрьдә башланып китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз