news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева: «Күрше фест» проекты инициативалы кешеләр никадәр күп булуын күрсәтә

Ләйлә Фазлыева: «Күрше фест» проекты инициативалы кешеләр никадәр күп булуын күрсәтә
Фото: «Күрше фест» матбугат хезмәте

Татарстанда «Күрше фест» проектының өченче сезоны старт ала. Быел ул «Күрше. Мирас» проекты белән дә тулыландырыла.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

«Татарстанда яшәүчеләр, дәүләт һәм муниципаль органнар берәр чара оештырганда, идеяне актив кабул итә. Кайчак гражданин инициативасы буенча да матур проектлар тормышка ашырыла. Фестиваль инициативалы кешеләр күпме булуын күрсәтә, ул үзенә тартып торучы бер нокта», - диде Ләйлә Фазлыева.

Ул Татарстанда яшәүчеләрнең актив, позитив, талантлы булуын, инициативаларын тормышка ашырырга, бер-берсенә уңай эмоцияләр бүләк итәргә яратуын билгеләп узды.

«Бүген теге яки бу җирлектә яшәүченең ишегаллары торышын кайгыртып торуы, ишегалдында тормышның ничек баруы, андагы мохит белән кызыксынган кешеләрне күрү бик куанычлы», - диде Ләйлә Фазлыева.

Ул фестиваль нәтиҗәсендә күп идеяләр тууын әйтте. «Бик илһамландыра торган проектларны, кешеләрнең үз иҗаты, идеяләре аша башкаларны да рухландырырга тырышуын күрдек. Бу - бик зур нәтиҗә», - дип белдерде Премьер-министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot