news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева Казанда узачак Сабантуйга милли киемнән килергә өндәде

Ләйлә Фазлыева Казанда узачак Сабантуйга милли киемнән килергә өндәде
Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Казанда узачак Сабантуй бәйрәменә милли киемнән барырга өндәде.

«Татар халкы һәм Татарстанда яшәүче башка халыкларның милли киеме мәсьәләсе бүген игътибарны җәлеп итә. Бик күп кеше киемдәге бизәк һәм элементлар белән кызыксына. Сабантуй кунакларын милли киемнән яки милли элементлы образдан килергә өндим. Ул стильләштерелгән булырга да мөмкин. Милли гореф-гадәтне һәм яңалыкны берләштерү яшьләрдә бик популяр. Милли кием элементы Сабантуй бәйрәменең бер өлешенә әйләнсен иде», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Бәйрәмдә «Сабантуй йөзләре» дигән акция узачак. Милли киемнән килүчеләрне фотога төшерәчәкләр, соңыннан фотоларны махсус телеграм каналга урнаштыру каралган.

Сабантуй 24 июнь көнне өч мәйданда узачак. 23 юнь көнне Сабантуйга бүләк җыю оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100