Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева Казан марафонының төп ярышларына старт бирде
Бүген, Казан марафонының йомгаклау көнендә, Татарстан башкаласында марафон буенча Россия чемпионаты уза.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева барлык катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде. Йомгаклау көнендә 42,2 һәм 21,1 километрлы дистанцияләргә йөгерү ярышларында барлыгы 21 меңгә якын кеше катнаша.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән меңьеллык Казанда узучы халыкара масштаблы вакыйганың барлык катнашучыларын сәламлим. Сезгә уңышлар телим», – диде Фазлыева.
Шулай ук Ләйлә Фазлыева спорт чарасында катнашучыларны узган 1 Май бәйрәме һәм якынлашып килүче 9 Май белән котлады.
Казан марафоны Казанда 12нче тапкыр уза. Быел катнашучыларның гомуми саны 44 мең кешедән артык булды.
Соңгы елларда оешкан традиция буенча, Казан марафоны кысаларында илнең иң көчле йөгерүчеләре арасында марафон буенча Россия чемпионаты уза. 32 тапкыр Россия чемпионы булган Владимир Никитин Казандагы ярышларда икенче тапкыр катнаша. Ул узган атнада Дюссельдорфта Дмитрий Неделин куйган ил рекордын (2:08:54) яңартырга тырышып караячак.
Казан марафоны Татарстан башкаласында 1-3 майда уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз