news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева: Һәр югары уку йортындагы кабул итү кампаниясенең үз спецификасы бар

Ләйлә Фазлыева: Һәр югары уку йортындагы кабул итү кампаниясенең үз спецификасы бар
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта 2025 елда төбәкнең югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре турында сүз барган иде. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева югары уку йортларына кабул итү кампаниясенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

«Быелдан югары уку йорты тарафыннан кабул итү кампаниясенә кадәр билгеләнгән түләүле уку урыннары саны арта алмый. Шул ук вакытта Татарстанда һәр югары уку йортында кабул итүнең билгеле бер үзенчәлеге бар. Индивидуаль казанышлар шулай ук исәпкә алына, һәм монда югары уку йортларының кабул итү компанияләрендә актив катнаша торган заказ бирүче компанияләр зур роль уйный. Инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, ятимнәр һәм башка категорияләр өчен укырга кергәндә махсус квота каралган. Ул вуз тарафыннан бюджет урыннарының гомуми күләменнән кимендә 10 проценты күләмендә билгеләнә», – диде Ләйлә Фазлыева.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шулай ук вице-премьер чыгышы барышында һәм журналистларның сорауларына җавап биргәндә, максатчан юллама нигезендә укуның да өстенлекләрен билгеләде, нечкәлекләре хакында сөйләде.

«Абитуриентлар өстәмә имтиханнарсыз уку йортына кабул ителсәләр, документлар кабул итү 25 июльдә төгәлләнергә тиеш бу вузда. Әгәр керү өчен иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар каралган булса, документлар кабул итү 20 июльдән дә соңга калмыйча тәмамлануы зарур. Шул ук вакытта 15 июльдән иртәрәк бу эш бетә алмый. Алга таба 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча югары уку йортлары түләүле белем алуга документлар кабул итүне тәмамлавы каралган», – дип ассызыклады Фазлыева.

  • Документларны уку йортларына абитуриентлар шәхсән үзләре тапшыра ала. Моннан тыш, документларны уку йортларына почта элемтәсе, университетның мәгълүмати системасы яки Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталы аркылы юллау мөмкин.
news_right_1
news_right_2
news_bot