Хатын-кыз-ана образы наз һәм рух ныклыгын берләштерә. Аларның зирәклегенә шагыйрьләр һәм рәссамнар дан җырлый, дип искәртте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, татарстанлыларны Әниләр көне белән котлап.
«Әни – безнең һәркайсыбызның тормышында иң кадерле кеше. Тормышыбызны җылы хис-кичерешләр, эчкерсез мәхәббәт белән тутырган иң җылы балачак хатирәләре нәкъ менә әниләр белән бәйле», - диелә ТР Хөкүмәте сайтында урнаштырылган текстта.
Ләйлә Фазлыева күп балалы һәм герой-аналарга аерым рәхмәт белдерде. Нәкъ менә алар гаилә кыйммәтләре, милли башлангычларны саклауга сизелерлек өлеш кертә.
«Кадерле әниләр, сезгә сәламәтлек, бәхет, гармония һәм гаилә иминлеге телим. Якыннарыгызның кайгыртуын һәм яратуын тоеп яшәгез, балалар исә үз уңышлары һәм җиңүләре белән куандырсын! «Әни, мин сине яратам!» дигән сүзләрне һәр көнне ишетергә язсын», - дип искәртте Татарстан Хөкүмәте башлыгы урынбасары.