news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Чаралар махсус операция катнашучыларының киңәшләрен истә тотып әзерләнде

Ләйлә Фазлыева: Чаралар махсус операция катнашучыларының киңәшләрен истә тотып әзерләнде
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина / «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «ВСЕ СВОИ» телемарафонында республикада барлык чаралар махсус хәрби операция катнашучылары, ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары киңәшләрен истә тотып әзерләнгәнен әйтте.

«Бүгенге көнда ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыга сәламәтлек ягыннан ярдәм күрсәтү каралган. Ветеран исемен алучыларга да льготалар бар. Бу карарлар Россия Федерациясе гражданнарына кагыла. Эшкә урнашу өчен дә чаралар бар. Хәрбинең эш урынын саклап калган һәр оешма житәкчесенә рәхмәт белдерәбез. Әгәр дә элекке эш урыны сакланмаган икән, без яңадан һөнәр үзләштерү мөмкинлеге тудырабыз. Шулай ук, хәрбинең гаилә әгъзалары да бу хокукка ия», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге марафон һәр кешегә махсус хәрби операциясе катнашучысына рәхмәт сүзләрен әйтүнең мөһим булуын аңлата.

«Бүген Татарстанда теләктәшлек белдерү чаралары күп. Аларның яңалары да чыга. Һәр спикер теге яки бу мәсьәләне ничек хәл итүебез турында сөйләде», – диде Ләйлә Фазлыева.

«ВСЕ СВОИ» телемарафоны барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырады.

Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карап, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңлап булды. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100