news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева Әниләр көне белән котлады

Ләйлә Фазлыева Әниләр көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Әниләр көне уңаеннан Татарстанның барлык әниләренә тирән рәхмәтен белдерде.

«Безнең барыбыз өчен дә ана мәхәббәте – ул бетмәс көч, илһам һәм ярдәм чыганагы. Сез безгә тормыш бүләк итәсез, кайгыртучанлык күрсәтәсез, безне игелекле, җаваплы булырга өйрәтәсез. Гаилә иминлеге һәм бөек илебезнең киләчәге сезнең җилкәгездә тора», – дип билгеләп үтә ТР Премьер-министры урынбасары.

«Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин сүзләренчә, россиялеләр арасында ана һәм Ватан образы бердәм. Һәм бу тирән символик мәгънәгә ия, нәкъ менә әни һәр кешенең тормышында беренче һәм төп остаз булып тора, балачактан ук Ватанга мәхәббәт тәрбияли», - дип билгеләп үтте ул.

«Ватанны саклаучы уллар тәрбияләгән кадерле әниләр Татарстанның барлык халкы исеменнән иң җылы һәм ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сез хәрби бурычларын намус белән үтәүче чын патриотлар тәрбияләдегез», – дип ассызыклый Фазлыева.

«Күп балалы аналар, үзенчәлекле бала аналары тирән хөрмәт һәм соклану уята. Сезнең фидакарьлегегез, сабырлыгыгыз һәм игелекле йөрәгегез теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Көндәлек батырлыгыгыз, рух көче һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт!» - дип өстәгән вице-премьер.

«Кадерле әниләр! Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, гаиләләрегездә гармония, иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәвегезне телим», – дип йомгаклаган вице-премьер.

news_right_1
news_right_2
news_bot