news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева журналистларга: Халык сездән төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат көтә

ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсына йомгак ясаганда журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сезгә хезмәтегез, республика казанышларын яктыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.

«Бәллүр каләм» – профессионализм, осталык бәйгесе. Халык сездән һәрвакыт төгәл, ышанычлы мәгълүмат көтә. Журналист – ул миссия, ул күңел халәте. Хезмәтегез, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтегез, Россия һәм Татарстан дан тоткан һәр нәрсәгә сакчыл карашыгыз өчен рәхмәт», – диде Ләйлә Фазлыева.

Ул бәйгенең төп бүләге булган Гран-прины быелгы җиңүчегә тапшырды. Әлеге бүләккә «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман Гыйлемханов лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100