news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лахти шәһәре Инновацион-технологик үзәге белгечләре - Татарстанда
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда яклар йөк автомобильләренең яңа модификациясен бергәләп җитештерү мөмкинлеге хакында сөйләште
Скопировать ссылку
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Финляндиянең Лахти шәһәре Инновацион-технологик үзәге вәкилләре белән очрашу үтте.
“Россиядә бизнесны үстерү турында сүз алып барганда без, иң элек, Татарстанны күздә тотабыз”, -дип белдерде Инновацион-технологик үзәкнең экология программалары кластеры директоры Салем Банафа. Кунаклар очрашуда “Pajakulma” компаниясе презентациясен тәкъдим итте. Аерым алганда, яклар “КАМАЗ” ААҖ белән “Pajakulma” компаниясе арасында “КАМАЗ” шассие базасында йөк автомобильләренең яңа модификациясен бергәләп җитештерү мөмкинлеге хакында сөйләште, дип хәбәр итә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Лахти шәһәрендәге Инновацион-технология үзәгенә 1991 елда нигез салына. 2006 елда аның кереме 89 мең евро тәшкил иткән. Лаури Юлостало җитәкләгән үзәкнең төп бурычы–Лахти һәм аңа якын шәһәрләрнең конкурентлыкка сәләтен ныгыту. Инновацион-технология үзәге төбәктә яңа компанияләр төзелү һәм үсүгә ярдәм итә, инновацион эшчәнлекне ныгыта, Финляндиядә экология технологияләрен үстерү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыра. Үзәк шулай ук инновацион парклар глобаль челтәре башында тора. Бүгенге көндә ул Соуми иле экологик бизнесының 60 процент өлешен алып тора, экологик тикшеренүләрнең 80 процентка кадәр өлешен эченә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2