news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лагерьны вакытлыча калдырган хезмәткәр әйләнеп килгәч Covid-тест тапшырачак

Лагерьларга вакциналаштырылган яки коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булган кешеләрне эшкә алырга киңәш итәләр.

 (Казан, 25 май, «Татар-информ»). Балалар лагерьлары хезмәткәрләре, үз эш урыннарыннан вакытлыча китеп торганда, атна саен Covid-19 коронавирусына тест тапшырачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе  җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Татарстанның баш санитар табибы быел лагерь хезмәткәрләре өйләренә кайтып килә алачак, дип белдерде. Бу очракта алар коронавируска кабат тикшерү узачак.

«Моннан тыш, персонал смена башланганга кадәр өч көн кала ПЦР методы белән тикшерелергә тиеш. Без вакциналаштырылган яки коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булган кешеләрне эшкә алырга киңәш итәбез», — дип өстәде спикер.

Патяшина шулай ук ризык әзерләү блогы хезмәткәрләре вирус һәм эчәк инфекциясенә һичшиксез тикшерелергә тиеш, дип искәртте. Анализларны алар смена башланганчы өч көн кала тапшырырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100