news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лагерьларда ял итүче балалар Республика көненә Татарстан гимнын башкарды

Татарстан лагерьларында ял итүче балалар Республика көненә Татарстан гимнын башкарып, видеоролик яздырган. Аны үзенең Телеграм-каналына ТР яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков урнаштырган.

«Республикабыз гимны яңгыраганда һәрберебез аерым горурлык хисе кичерәдер дип уйлыйм. Анда барысы да – бердәмлек, мәхәббәт, горурлык, патриотлык. Татарстан гимнын Республика көненә дип Татарстан һәм Кара диңгез яр буендагы балалар лагерьларында ял итүче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр башкарды. Бик көчле килеп чыккан. Ихлас күңелдән башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә, балалар. Сезнең энергиягез һәм талантыгыз республикабызны яңа казанышларга рухландыра. Без сезнең белән горурланабыз», – дип язган министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot