Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Лагерьлар" программасы әзер булмаганга, Президент яшьләр эшләре министрын шелтәләде
Рөстәм Миңнехановны "МАРШ-2018" архитектур воркшоп йомгаклары белән таныштырдылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Смена” үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге лагерьларны тәртипкә китерү проблемасын күтәрде. Моның өчен тиз арада өч еллык программа эшләнергә тиешлеген әйтте. Бүген узган чарада шул программа турында мәгълүмат ишетергә теләгәнен белдерде. Программа әлегә әзер булмаганлыктан, ул яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны тәнкыйтьләде.
“Смена” үзәгендә Президентка социаль-мәдәни үзәкләренең архитектура концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Быел “МАРШ”та Татарстанның яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, сәламәтләндерү лагерьлары һәм мәдәният йортлары реновациясенең архитектура концепцияләре эшләнгән. Концепцияләр социо-мәдәни объектлар белән идарә өлкәсендә тьютор-белгечләр җитәкчелегендәге архитекторлар командалары тарафыннан әзерләнгән. Архитекторлар алдында совет чорында төзелгән мәдәният үзәкләрен яшьләр өчен заманча биналарга әйләндерү бурычы торган.
Чарада Казанның Химиклар мәдәният сараен, “Кластер” яшүсмерләр клубын, Бөгелмәдә Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерен, Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йортын үзгәртеп кору проектлары тәкъдим ителде. Моннан тыш, архитектур воркшоп кысаларында, Яр Чаллыдагы “Нур” яшьләр үзәген, Әлмәттә яшьләр үзәген, Бөгелмә шәһәрендә Яшьләр сараен үзгәртеп эшләү буенча проектлар әзерләнгән.

Татарстан Президенты җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тәртипкә китерү программасын эшләү бурычы кискен торуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов бүген тәкъдим ителгән проектларны хуплады, тик аның сүзләреннән аңлашылганча, Татарстанга, беренче чиратта, лагерьлар буенча өч еллык программа әзерләү мөһим. Сүз берничә лагерьны гына ел әйләнә эшли торган иттереп үзгәртү түгел, ә барлык лагерьларның эшен тәртипкә салу турында бара. “Мин бу эшләргә каршы түгел, ләкин безгә җәйге лагерьларның тулаем колачлануы мөһим. Минем Арча буенча йөкләмәм бар иде. Бүген миңа лагерьларны максималь колачлап, Арча зонасы ничек үсеш алуын күрсәтү мөмкинлегегез бар иде. Мин әйтә торам, сез мине ишетмисез. Лагерьларда бернинди шартлар юк, анда тәртип салырга кирәк. Киләсе елдан безгә бу программаны эшләтеп җибәрергә кирәк, ә ул әзер түгел”, - дип мөрәҗәгать итте Президент Дамир Фәттаховка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз