Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаештан хәрби операция геройлары гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды
Лаешта махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Районда туган өч кеше үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булды.
Бүләкләрне Лаеш район Советында узган эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин тапшырды. Россия Президенты Указы белән үлгәннән соң «ТИМЕР» батальоны белән контракт төзегән Комлы Кавал авылыннан рядовой Михаил Воронин; 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән Татар Янтыгы авылыннан рядовой Рафиль Лукин һәм Лаештан ефрейтор Данил Тиханов бүләкләнде.
Рәсми өлеш алдыннан Илдус Зарипов геройларның гаиләләре белән очрашты, кайгыларын уртаклашты һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
«Бу егетләрнең батырлыгы – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Алар илебезне яклап гомерләрен бирделәр. Мондый геройларны тәрбияләгән ата-аналар алдында баш иябез. Без сезнең кайгы-хәсрәтегезне уртаклашабыз. Сез ялгыз түгел», - дип ассызыклады район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз