news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаештан Россиянең яңа территорияләренә 20 тонна гуманитар ярдәм төягән өч фура җибәрелде

Лаештан Россиянең яңа территорияләренә 20 тонна гуманитар ярдәм төягән өч фура җибәрелде
Олеся Гимальдинова

Лаештан Россиянең яңа территорияләренә 20 тонна гуманитар ярдәм төялгән өч фура җибәрелде. Ярдәмне «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе кысаларында җыйдылар. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Лисичанск һәм Рубежное территорияләренә эш сәфәре белән баруын сөйләде. Шәһәр хәзер аяныч хәлдә. Шуңа күрә бу гуманитар ярдәм — зур булышлык.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов төзелеш материалларын җыюда җирле эшмәкәрләр катнашуын, аларның һәрвакыт ярдәм итүен әйтеп китте.

«Без барыбыз да хәзер бердәм ил икәнебезне аңлыйбыз», — дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot